Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге бөек рус язучысы А.М.Горькийның 145 еллыгына багышланган «Утлы йөрәк» исемле күргәзмә тәкъдим итә
Күргәзмәдә Горькийның үзе исән вакытында басылган әсәрләре (хикәя, очерк, мәкаләләре), тәнкыйди һәм биографик этюдлар, язучының Казан чоры турында материаллар урын алган.
Экспозиция Милли китапханәнең төп бинасындагы Зур уку залында март азагына кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте