20 июньдә «Ак канат» Бөтенроссия балалар иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. Анда катнашу өчен 3тән 19 яшькә кадәрле булган ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла.
Фестиваль «актерлык осталыгы», «шигырь язу», «сынлы сәнгать», «фотография сәнгате» номинацияләре буенча уза.
Анда Мәскәү, Владивосток, Казан, Симферополь, Иркутск, Чиләбе, Кемерово, Красноярск һәм Санкт-Петербург шәһәрләре катнашачак.
Фестивальнең беренче этабы online форматында оештырыла (20.06.2020-01.09.2020). Катнашучыларга www.белоекрыло.дети сайтында анкета тутырырга кирәк булачак.
Икенче этап кысаларында (01.09.2020 башлана) халык тавыш бирүенә нәтиҗәләр ясала һәм максималь санда тавыш җыйган катнашучылар сайлап алына.
Өченче этапта (03.09.2020-25.10.2020) оештыручылар командасы катнашучылар шәһәрләренә барырга планлаштыра.
Балалар иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр www.белоекрыло.дети сайтында кабул ителәчәк.
Жюри һәр номинациядә өч призлы урын билгели. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Фестивальдә призлы урыннар алган талантлы яшьләр өчен Россиянең алдынгы югары уку йортларына керү өчен махсус шартлар тудырыла.
«Ак канат» проектының ярымфиналы һәм финалы Санкт-Петербургта 2020 елның 18 октябрендә, ә тантаналы бүләкләү тантанасы 20 октябрьдә булачак.
Проект тәмамланганнан соң, 2021 елның 1 апрелендә Мәскәү шәһәрендә тантаналы чара узачак.
Тулырак мәгълүмат: www.белоекрыло.дети сайтында
Фестивальнең нигезләмәсе: /file/mincult/File/Положение о проведении конкурса-фестиваля Белое крыло.pdf