Бүген татар яшь тамашачылар театры коллективының гомуми җыелышы булды. Анда театрның директор вазыйфасын башкаручы Мансур Ярмиев хезмәттәшләрен алдагы планнар белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 10 гыйнварында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор вазыйфасын башкаручы итеп Ярмиев Мансур Зиннур улы билгеләнде.
Бүгенге көндә театрда Разил Вәлив пьесасы буенча куелган “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектакленең репетицияләре бара. Артистлар Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”, Хәбир Ибраһимның “Ак Барс маҗаралары” спектакльләре белән Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында чыгышлар ясый. Тиздән республиканың Кукмара, Саба һәм Алексеевск районнарында «Ак Барс маҗаралары» спектакле күрсәтеләчәк.
Ә апрель аенда театрны зур сәхнә көтә - Уфа «Нур» татар театры!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте