8 февральдә 21.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы була. Әлеге пьеса Россиядә тәүге мәртәбә куела. Премьера, эксперименталь спектакльләр мәйданына әйләнеп баручы Камал театрының Кече сәхнәсе өчен махсус әзерләнә.
Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
Йон Фоссе – танылган Норвегия язучысы, драматург һәм шагыйрь. Аны бөек Хенрик Ибсен белән чагыштыралар, әсәрләре бөтен дөнья театрларында куела, шул исәптән Россиядә дә.
Пьесаның сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Һәр кеше тормышында диярлек язмышын төптән үзгәртердәй вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.
Спектакльдә нибары алты персонаж. Фоссеның геройлары исемсез, автор тарафыннан алар бик саран сурәтләнгән - бу кешеләр кемнәр, ни белән шөгыльләнәләр, нинди профессиягә ия – бу турыда һәркемгә үзенә фаразларга кала. Персонажлар гади генә итеп Хатын, Аның дус кызы, Дус кызының ире, Хатын яшьлектә һәм башка шундый исемнәр белән генә билгеләнә. ХАТЫН ролендә Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова. Рольләрдә - Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте