Язучы Альберт Хәсәновка 75 яшь тула

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә язучы Альберт Хәсәновка 75 яшь тулу уңаеннан, ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Кичәдә язучыны котлап, аның каләмдәшләре һәм якташлары чыгыш ясаячак, танылган җырчылар башкаруында җырлар яңгыраячак.

Язучылар берлегенең адресы:  Мөштәри урамы, 14нче йорт.

Керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International