Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кышкы вернисаж. 2012 ел. Кыямәткә каршы» күргәзмәсе ачылды

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2013 елның 7 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге татарстанлыларны һәм башкалабыз кунакларын Кышкы вернисажга чакыра.

Рәссамнар күптән түгел Париждан кайттылар. Анда Тургенев китапханәсендә һәм Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Татарстан күге астында” дигән күргәзмә зур уңыш белән узды. Милли музейда ачылган Кышкы вернисаж белән исә рәссамнар 2012 елга йомгак ясыйлар. Ул туган табигатебезнең кышкы гүзәллеген сурәтләүгә багышланган.

Мәгълүмат өчен: 2-92-89-84, 8-95-031-74-489.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International