29 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикадагы диаспоралар һәм милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Аларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясе Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин узган елда Татарстанның Халыклар ассамблеясе тормышында мөһим вакыйгалар дип оешманың яшьләр бүлеге оешуны, Халыклар дуслыгы йортының заманча яңа бинага күчүен, «Татарстан – туган йортыбыз» журналының электрон форматта чыга башлавын атады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте