Музейда төн яисә ТР Милли музееның уникаль тарихи залларында Иске яңа елны каршылау

2012 елның 29 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын үзенә төнге бәйрәмгә һәм Идел буендагы иң борынгы музейларның берсенең уникаль тарихи залларында Иске Яңа елны каршыларга чакыра. 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә  (22.00- 00.30) музейда «Корабтан бию кичәсенә...» дип аталган бәйрәм программасы булачак .

Бәйрәм кунакларын көтелмәгән маҗаралар, уеннар, җылы әңгәмәләр, эксклюзив музыкаль  программа һәм онытылмас тәэсирләр көтә.

Элемтә өчен : 292-32-18; 292-89-84.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International