ТР Милли музее «Раштуада уен-мәзәк» дигән бәйрәмгә чакыра

2012 елның 29 декабре, шимбә

7 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музее “Раштуада уен-мәзәк” дигән бәйрәмгә чакыра.  

Программада 10.00–12.00 сәгатькә кадәр Яңа ел могҗизалары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, уеннар булачак, Раштуа белән котлау открыткаларын ясарга өйрәтү дәресләре узачак  (2нче кат, «Дөнья тирәли сәяхәт» күргәзмәсе);  12.00 – 14.00 сәгатькә кадәр – «Бәләкәч барс Юни белән Раштуа» (музей ишегалдында массакүләм чара).

14.00 – 15.00 сәгатьтә  «Кышкы вернисаж. Антиапокалипсис 2012» күргәзмәсен ачу була. Анда БДБ рәссамнарының һөнәри берлеге Казан бүлекчәсе рәссамнарының кышкы сюжетлары күрсәтеләчәк.

15.00 – 17.00 – Раштуада шигърият кичәсе узачак, аны шагыйрә Лилия Газизова алып бара. Әдәби салонда рус шагыйрьләренең Раштуага багышланган әсәрләре яңгыраячак, шулай ук Казан шагыйрьләре үз шигырьләрен укыячаклар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International