Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Яңа ел программасы башлана. 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Карсылу һәм җиде кәрлә» әкияте буенча эшләнгән спектакльләр циклы узачак. Карен Хачатурян музыка язган, Владимир Яковлев һәм Борис Мягков сәхнәгә куйган балетны Казан хореография училищесы укучылары бии.
«Карсылу һәм җиде кәрлә» - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры һәм Казан хореография училищесының уртак проекты.
Тамаша башланганчы һәм тәнәфес вакытында театрның фойесындагы матур итеп бизәлгән биек чыршы янында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук әкият геройлары катнашында узачак тамаша көтә.
Элемтә өчен: 231-57-32, +7 927 4128275 www.kazan-opera.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте