28 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Разил Вәлиевнең Резедә Сәләхова инсценировкасы буенча куелган “Язмышым юллары” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы булды.
Спектакльнең режиссеры Рәшит Заһидуллин.
Иң якты, зыялы, катлаулы һәм шул ук вакытта үтемле шагыйрьләрнең берсе булган Разил Вәлиев иҗат коллективы һәм тамашачылар өчен чын галәмгә әверелә. Шагыйрь иҗатын төрле яклап колачлаган артистлар Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Тимур Баһаветдинов, Резедә Сәләхова, Лия Вилданова, Гөлназ Нәүмәтова, Булат Зиннәтуллин, Илфак Хафизов һәм Айгөл Галиуллина тамашачы белән ике арада иң кадерле һәм иң якын әйберләр турында гапләшерлек ихлас мохит тудыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте