20 декабрьдә «Үзгәрүче дөньяда үзгәреш кичерүче музей» грант конкурсы жюрие үзенең утырышын уздырды. «Иң яхшы” дигән исем алу өчен 11 проект «көч сынашты». Нәтиҗәдә жюри 2011-2012 еллар конкурс сезонында иң уңышлы дип җиде проектны атады.
Болар түбәндәгеләр:
1. «Халык реставрациясе мәктәбе» (Волгоград өлкәсенең «Мәдәният өлкәсендәге башлангычлар агентлыгы» дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе, проект авторы Т.В.Гафар)
2. «МУЗЕЙ ФАБРИКАСЫ» (Коломнаның «Шәһәр-Музей» мәгълүмати туристлыкны үстерү үзәге, проект авторы Н.Г.Никитина).
3. «Һуннар хәзинәсе» (Курск дәүләт өлкә археология музее, проект авторы А.В.Зорин).
4. «Салафиил нуры» (Түбән Тагил Сынлы сәнгать музее, проект авторы Е.В. Ильина)
5. «Ак юл яисә Рус Одиссеясе» (Татарстан Республикасы Милли музее, проект авторы И.В.Завьялова)
6. «Мәгълүмати интерактив "Покров соборын бергәләп төзибез" уены» (Дәүләт тарих музееның «Покров соборы» филиалы, Мәскәү шәһәре, проект авторы Т.Г.Сарачева)
7. «Гномнарның Виштынецк хәзинәләре» (Калининградның «Виштынецк экология-тарих музее» төбәк җәмәгать учреждениесе, проект авторы А.А.Соколов).
Традиция буенча гамәлгә ашырылган иң яхшы проектлар «МУЗЕЙ ГИДЫ / MUSEUM GUIDE» халыкара фестивалендә күрсәтеләчәк, ул 2013 елның июнендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте