80 нче мәктәптә «Ак Барс маҗаралары» спектакле премьерасы узды

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә Хәбир Ибраһимның   «Ак Барс маҗаралары» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы булды.

Пьеса  2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышланган.

Спектакльнең төп максаты – яшьләрнең дәртле спорт уеннары рухын чагылдыру, гадел уенга нигезләнгән, хәрәмләшүгә, үчләшүгә урын бирелмәгән спорт ярышларының күчемлелеге, традицияләре турында сөйләү. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International