XIII Халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале узды

2012 елның 23 декабре, якшәмбе

22 декабрьдә «Пирамида» концерт-күңел ачу комплексында  XIII Халыкара  «Татар җыры» эстрада фестивале узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Концертка килгән тамашачылар өч сәгатьтән артык яраткан татар җырларын тыңладылар. Бу кичтә «Алтын барс» сынчыклары 24 башкаручыга бирелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International