Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее “Сандецкий утарында Яңа ел кичен” уздырырга чакыра.
25 декабрьдә музей төн уртасына кадәр ачык булачак. 19.00 сәгатьтә генерал Сандецкий утарында махсус программа башланачак – балалар һәм олылар өчен спектакльләр, опера һәм классик музыка концертлары күрсәтеләчәк, сувенирлар ясау буенча осталык дәресләре, күргәзмәләр уздырылачак.
Мәгълүмат өчен: 236-69-31, 245-10-08.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте