Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры биючесе Олег Ивенко Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булды

2012 елның 21 декабре, җомга

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры биючесе Олег Ивенко  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре өчен каралган (“Перспектива” номинациясендә) грантына лаек булды.  Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган тантаналы  чарада игълан ителде.

«Перспектива» номинациясендә грантлар Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләренең 30 яшькә җитмәгән, эш стажы 7 елдан артмаган һәм зур хезмәт казанышларына ирешкән  5 яшь хезмәткәренә бирелде.   Олег үзе тантанада катнаша алмады – артист театрның балет труппасы белән Европада гастроьләрдә.  Бүләкне аңа февральдә, гастрольләрдән кайткач тапшырачаклар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International