22 декабрь көнне татар театрының туган көнендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Яңа татар пьесасы»-2012 конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы була һәм Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакле күрсәтеләчәк. Башлана 18.00 сәгатьтә. Быелгы конкурска барлыгы 53 әсәр кабул ителде. Жюри тарафыннан 2 турга 16 пьеса уздырылса, 3 турга 8 пьеса сайланды. Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурс кысаларында өч номинация игълан ителде: 1.Махсус номинация – «Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса». 2.Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка 3.«Җәмгыять һәм яшьләр» темасына пьеса.
Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Барлык премияләр конкурсның генераль һәм рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә. Җиңгән пьесалар «Яңа татар пьесасы» җыентыгында дөнья күрәчәк. «Яңа татар пьесасы» – 2012 конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре 22 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакле алдыннан игълан ителәчәк.
Конкурс эшләрен җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин рәислегендәге мәртәбәле жюри карады.
Жюри: сәнгать фәннәре докторы, профессор Гали Арсланов, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов, филология фәннәре кандидаты, театр белгече Айгөл Габәши, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының идарә рәисе Кадрия Идрисова,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм артисткасы, «Яңа гасыр» телевидениесе режиссеры Нурания Җамали, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлекмөдире Нияз Игламов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте