Татарстан Республикасы Милли музеенда декабрь-гыйнвар айларында балалар өчен чыршы бәйрәмнәре уздыру традициягә әйләнде. Кышкы әкият герое итеп быел 2013 елгы Универсиада символы – Юни исемле бәләкәч барс сайланды.
Балалар өчен чыршы бәйрәме “Дөнья тирәли сәяхәт” дигән уникаль күргәзмәдә узачак. Ул Дөнья океаны музее (Калининград – Санкт-Петербург) белән бергәләп оештырылган. Биредә су дәрьясы “хәзинәләре” белән танышырга мөмкин.
Бәйрәмдә катнашучылар бәләкәч барс Юни белән атаклы сәяхәтчеләр маршрутлары буйлап “дөнья тирәли” сәяхәт кылачаклар, Атлантик, Тын һәм Һинд океаннарны гизәчәкләр, серле һәм көн күзе җитмәстәй, дөм караңгы су асты чоңгылларына төшәчәкләр.
Кунакларны сәяхәт вакытында төрле көтелмәгән маҗаралар, күмәк уеннар, спорт ярышлары, интеллектуаль викториналар, осталык дәресләре көтә. Алар вулкан атканын күрәчәкләр, океанда яшәүче сәер җан ияләре турында мәгълүмат алачаклар, Көньяк Америкада һәм Антарктидада, Мадагаскарда һәм Гавай утрауларында Яңа елны ничек каршылауларын беләчәкләр.
Чаралар 2012 елның 20 декабреннән 2013 елның 13 гыйнварына кадәр уздырылачак.
Мәгълүмат өчен: 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте