2 декабрь көнне татар җәмәгатьчелеге милли театрның 106 еллыгын билгеләп үтә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Бу көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы” – 2012 конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле күрсәтеләчәк.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте