Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм учреждениеләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды

2012 елның 21 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм учреждениеләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру  тантанасы узды.

“Иң яхшы җитәкче” номинациясендә грант мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә коллектив эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга этәргеч бирүче   лидерлык потенциалы һәм һөнәри белемнәре өчен тапшырыла. 

«Профессионал» номинациясендә грант үз эшчәнлекләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә   тапшырыла.

“Таяныч  һәм авторитет” номинациясендә грант коллектив эшчәнлегенә зур өлеш керткән мәдәният өлкәсе ветераннарына тапшырыла.   

“Перспектива” номинациясендә грант яше утыздан артмаган, эш стажы 7 елга тулмаган һәм хезмәтендә зур уңышларга ирешкән яшь хезмәткәрләргә тапшырыла.    

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Республика балалар китапханәсе директоры Сираева Разия Талип кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International