21 декабрьдә 15.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында матбугат конференциясе уза

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә 15.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында матбугат конференциясе уза.

Очрашу К.Тинчурин театрында декабрь аенда булачак ике премьера уңаеннан оештырыла. Аның беренчесе - Нурмөхәммәт Хисамов пьесасы буенча куелган “Йосыф-Зөләйха” әсәре, икенчесе Разил Вәлиевнең Резедә Сәләхова инсценировкасы буенча куелган  “Язмышым юллары” шигъри- музыкаль спектакле.

Матбугат конференциясендә премьера спектакльләренең куючы режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, К.Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, театр директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Фәнис Мөсәгыйтов, театрның әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов һәм театр артистлары катнашачак.

Хөрмәтле журналистлар! Матбугат конференциясеннән соң “Йосыф- Зөләйха” спектакленең генераль репетициясенә чакырабыз.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International