Камал театры яңа премьера - “Кечтүкле уен” спектакленә әзерләнә

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Камал театры яңа премьера - “Кечтүкле уен” спектакленә әзерләнә. Татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында куелган, алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган спектакль күрсәтеләчәк  Спектакльнең режиссеры – Радик Бариев. Премьера 26 декабрьдә.

«Кечтүкле уен» - Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли.

Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме?..

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. «Кечтүкле уен» - аның режиссер буларак куйган икенче эше. Беренчесе -  тамашачыбыз яратып өлгергән “Ут күршеләр” спектакле.

Радик Бариев үзе әйтүенчә, балалар өчен күләмле спектакль кую теләге аны “Кечтүкле уен” әсәренә алынуга этәргән. «Мин балалар өчен спектакльләргә җитди мөнәсәбәт булмауны кабул итә алмыйм. Ә чынлыкта бит балалар өчен спектакль кую күпкә катлаулырак. Аларны кызыксындыру өчен шактый көч куярга кирәк. Бүгенге көндә тамашачының, бигрәк тә яшь тамашачының игътибарын сәхнәгә юнәлтү бик җиңел түгел. Аларга спектакль карау түгел, ә айфон яки айпадта казынып утыру ошыйрак төшә. Ләкин без, театрыбызга килгән балалар онытылып карарлык спектакль куярга тырышабыз, - ди, Радик Бариев. - Бөтен цехлар, мәш килеп, премьерага әзерләнә, һәркем эш барышында үзе өчен ниндидер яңалык ача.  Мәсәлән, видеоинженер 3D сурәтле техниканың ничек эшләвен өйрәнә… Спектакльдә катнашмаган артистлар, кызыксынып, еш кына репетицияләргә кереп утыралар. Гомумән, «Кечтүкле уен» - бөтен театр өчен аеруча үзенчәлекле спектакль».

Спектакльдә хореография һәм музыкага аерым игътибар бирелә. Махсус «Кечтүкле уен» өчен композитор Радик Сәлимов күп жанрларны берләштергән бик үзенчәлекле музыка язды. «Спектакльгә музыка язган вакытта мин татар зәвыгын һәм чит ил музыкасын берләштерергә тырыштым. Кайдадыр тамашачы Уэбберның “Фантом опера”сын, кайдадыр симфоник музыка кулланылган голливуд мультфильмнарын танып алачак. Мин һәрвакыт үз иҗатымда бөтендөнья сәнгатенең бербөтен булуына ишарә ясарга тырышам”, - дип сөйли композитор.

«Кечтүкле уен» спектакленең премьерасы 26, 27, 28, 29 декабрь һәм 4, 6 гыйнвар көннәрендә. Спектакль беренче чиратта балалар һәм яшүсмерләр өчен әзерләнсә дә, өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Шуңа күрә 26 декабрь көнне премьера ике тапкыр күрсәтелә: көндез 12.00 сәгатьтә һәм кич белән 19.00 сәгатьтә. Һәр спектакльдән соң балаларны чыршы янында Кыш Бабай белән Кар Кызы һәм спектакль геройлары яңа ел белән котлаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International