Казанның Совет районы Вознесенское поселогында яңа Мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йорты авыл клублары төзү республика программасы нигезендә торгызылды.
300 кешегә исәпләнгән бинаның мәйданы 500 кв. метр тәшкил итә.
Президент программасы нигезендә салынган клубларны җиһазландыруга республика бюджеты исәбеннән, мәдәни-массачыл чаралар уздыру өчен, тавыш көчәйткеч һәм яктырту җайланмалары сатып алына.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте