Тирән кайгы

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илшат Фәнзәви улы Агиев вафат булу сәбәпле,  аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Агиев Илшат Фәнзәви улы 1991 елның 12 ноябрендә Башкортостан Республикасының Татышлы районы Күрдем авылында туган. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, 2011 елдан  алып Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. Илшат Агиев искиткеч сәләте, үзенчәлекле тавышы, оста уены һәм кабатланмас энергетикасы белән тамашачы мәхәббәтен казанды. 

Уйнаган рольләре:

Камәретдин – “Назлы кияү “ (К.Тинчурин), Вафа – “Тормыш корабы” (Ә.Еники), Морат – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай), Акбай – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин), Ризван Арсланов – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит), Степа абый – “Җенле юл билгеләре” (Г.Кәшипова), Исәнбай – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт), Бенволио – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир), Ридван – “Амазонка” (И.Зәйниев), Арслан – “Туган–тумача” (И.Зәйниев), Әмир – “Кызлар килде авылга” (Н.Гаетбай), Өченче Алла, Бонзо – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт), Качкинский – “Качаклар” (Н.Исәнбәт), Егет – “Шүрәле-шоу” (Э.Шахов), Вәзир – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов), Гыйльметдин – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Сганарель – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер), Дэвид Тайсон – “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким), Нәфкәт – “Хыял йорты” (И.Зәйниев), Гермес – “Медея” (Г.Мюллер hәм Еврипид) һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International