22 декабрьдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь тамашачылар театрында Хәбир Ибраһимның “Ак Барс маҗаралары” дигән спектакле премьерасы булачак. Режиссеры – Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Спектакльдә танылган артистлар белән беррәттән Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары да катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте