Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында икенче тапкыр еллык “2012 ел казанышлары күргәзмәсе” ачылды

2012 елның 14 декабре, җомга

14 декабрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында икенче тапкыр еллык “2012 ел казанышлары күргәзмәсе” ачылды.   Анда махсус сәнгать белеме булмаган рәссамнар эшләре куелган.

Экспозициядә авторларның төрле сәнгати ысулларда башкарылган әсәрләре урын алган. Болар арасында портретлар, пейзажлар, натюрмортлар һәм рәсем сәнгатенең башка жанрларында башкарылган әсәрләр  бар.   Теләсә кайсы мөстәкыйль иҗат төре кебек үк, рәсем сәнгате дә кабатланмас, оригиналь үзенчәлекләргә ия. Күзгә күренә торган образлар аша ул яшәү-көнкүреш турында бәян итә, кешеләрне, табигать күренешләрен, кешене чолгап алган әйберләрне сурәтли.  

Төсле пыялалардан фьюзинг технологиясендә башкарылган әсәрләр аерым игътибарга лаек.  Фьюзинг – туачак пыяла композициянең аерым өлешләрен бербөтен итеп “эретеп беркетү” ул. Белгечләр әйтүенчә, сәнгатьнең бу төре белән мавыгучылар саны  бик тиз арта бара, аның белән яшь иҗатчылар да, өлкән яшьтәге осталар да шөгыльләнә. 

Күргәзмә 2013 елның 13 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ул көн саен 10.00 – 17.00 гә кадәр эшли. Адресы:  Павлюхин урамы,57.  Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты. Керү ирекле.

Элемтә өчен: 237  97  88, 8 917 264 11 98.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International