К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Йосыф-Зөләйха» спектакленең премьерасы булачак

2012 елның 14 декабре, җомга

22-23 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  Нурмөхәммәт Хисамов пьесасы буенча куелган «Йосыф-Зөләйха» спектакленең премьерасы булачак.

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, К.Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән әлеге спектакль, һичшиксез, быелгы сезонның иң якты вакыйгаларының берсе.

«Кыйссаи Йосыф»  -  Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнеп язылган Көнчыгыш халыкларының әдәби-фольклор ядкяре. Язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга  дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең  чиксез хөрмәткә лаек булуы турында. Ул түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде,  ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.

Режиссер, Кол Галинең мистик табигатьле поэмасы белән  Нурмөхәммәт Хисамовның прозасын, каһарманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологик бөтенлеген саклаган мәлдә, күләмлелек аша берләштерә. Шул сәбәпле, спектакль куелыш стилистикасы ягыннан драматик театр яссылыгына күчерелгән операны хәтерләтә.

Спектакльдә күмәк сәхнәләргә Казан театр училищесы актерлык бүлегенең 1 курс студентлары җәлеп ителгән. Йосыф ролен театрның әйдәп баручы яшь артисты Илфак Хафизов, Зөләйха ролен - Лия Вилданова, Резеда Сәләхова башкара. Рәссамы - Роман Моров, композиторы - Резедә Ахиярова, хореографы - Мария Лазукова.

Спектакль 17 сәгатьтә башлана.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International