2012 елның 21 декабрендә Казанда татар әдәбияты классигы Шәриф Камалны искә алу көне уза. 70 ел элек 21 декабрьдә әдип бакыйлыкка күчте
13.00 сәгатьтә Ш.Камалның мемориаль фатиры урнашкан Татар әдәбияты тарихы музее бинасы диварына беркетелгән мемориаль такта янына чәчәкләр кую тантанасы булачак (Казан, Островский урамы, 15).
14.00 сәгатьтә Г.Тукайның Әдәби музеенда Ш. Камал истәлегенә багышланган “Томаннар артында” дигән кичә узачак.
Чарада катнашучылар Ш. Камалның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган “Бәхет эзләгәндә” дигән күргәзмә белән таныша ала. Кичәгә язучылар, галимнәр, артистлар чакырылган.
Мәгълүмат өчен: 292-32-18, www tatar. museum. ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте