Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты.

Искәртеп үтик, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына ачылган һәм элеккеге Юнкер училищесы бинасында урнашкан (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә).

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Музей-мемориалда 400 кв.м. мәйданда яңа экспозиция булдырылган. Монда татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында яңа материаллар, сугышта катнашучылардан һәм тыл хезмәтчәннәреннән, эзләнү оешмаларыннан алынган яңа экспонатлар урнаштырылган.

Яңа экспозиция 2020 елның 1 мартында ветераннар һәм эзләнү оешмалары, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби- патриотик иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре һәм башкалар катнашында тәкъдир ителгән.

Аудиогид кушымтасы мобиль җайланма аша, WI-Fi га тоташып, музей белән индивидуаль танышырга мөмкинлек бирә.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International