Казан яшь тамашачылар театрының «Театралка» студиясенең яшь актерлары «Дети над пропастью» спектаклен тәкъдим итә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Яшүсмерләр өчен «Театралка» студиясе – Казан яшь тамашачылар театрының социаль проекты, ул үз эшен 2018 елның мартында башлап җибәрде һәм грант нигезендә гамәлгә ашырыла. Балалар биредә бушлай шөгыльләнә.

Әлеге спектакльдә күпбалалы һәм керемнәре аз булган гаиләләрдә үсүче  14-19 яшьлек 14 яшүсмер катнаша. Яшь актерларның сүзләренә караганда, «Дети над пропастью»  спектакле - әхлаксызлык һәм кырыслык, җаваплылык һәм аңлылык, стандартлар дөньясында үз-үзеңне тоту кыюлыгы турында хикәя.

 «Без сәхнәгә алып чыккан  вакыйгалар - безнең эш нәтиҗәсе түгел, ә безне чын-чынлап борчый торган күренешләр, – дип фикерләре белән уртаклашты студия укытучысы һәм спектакльнең режиссеры Дарья Хуртина. - Безнең дәресләрдә балалар телефоннарын сирәк кулына ала. Минем өчен бу күрсәткеч. Аларга  бер-берсе белән аралашу, күңелдәгене  ирекле әйтеп бирү, аралашу, ишетү күпкә кызыграк. Һәм еш кына көтелмәгән һәм мөһим ачышлар була».

Спектакльләрне күрсәтү вакыты:

• 13 март 15:00

• 14 март 14:00

• 15 март 15:00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International