Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинопроектларны һәм иҗади заявкаларны карауга кабул итә

2012 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 2013 елда кино төшерүгә дәүләт заказын формалаштыру өчен, кинопроектларны һәм иҗади заявкаларны карауга кабул итә.

Кино төшерүнең  2013 елга тематик  планы 

 Документаль фильмнар:

1.      «Без бер гаилә булып яшибез» (Татарстан халыкларының мәдәни үзенчәлекләре турында);

2.      «Республика алар белән горурлана»;

3.      «Традицияләр, ислам, хәзерге тормыш»;

4.      «Сугыш һәм ватанпәрвәрлек темасына багышланган фильмнар» (Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына);

5.      «Истәлекле һәм юбилей даталарга багышланган фильмнар»       («Казан губернасы халкының Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы»);

6.      «Мәдәният һәм сәнгать турындагы фильмнар»;

7.     Иҗатчылар әзерләүче югары уку йортларын тәмамлаучыларның фильм–дебютлары.

 Кыска метражлы фильм.

Проектлар һәм заявкалар  2012 елның  25 декабренә кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен: (843) 264-74-63,  (843) 264-74-14.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International