Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 75 еллыгын билгеләп уза

2012 елның 11 декабре, сишәмбе

2012 елның 17 һәм 18 декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертлары узачак. Быел коллектив оешуга 75 ел тула.  Юбилей уңаеннан артистлар ансамбль узган олы иҗат юлының төп вакыйгаларын чагылдыручы һәм аның яңа үсеш мөмкинлекләрен ачып бирүче программа тәкъдим итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International