Февральдә Владивостокта узган «Веселая Ларга» Х Бөтенроссия балалар киносы һәм телевидениесе фестивалендә «Сотворение» Балалар киносын үстерү фондының фильмнары өч тапкыр лауреат булды. Алар арасында Андрей Буторин сценариесы буенча начар ишетүче балалар катнашында төшерелгән «Закрыть неприятность» фильмы да бар. Һәм бу инде фильмның 5 нче бүләге.
Казанда төшерелгән «И в шутку, и всерьез» киноальманахының кыска метражлы балалар фильмнары 2019-2020 елларда үткәрелгән дәрәҗәле балалар кинофестивальләрендә 18 медаль яулады. Проект «Сотворение» Балалар киносын үстерү фонды тарафыннан Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта Казанда киноальманахның яңа сезоны әзерләнә. Барлыгы 10 кыска метражлы фильм төшереләчәк, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән. Кинода Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары катнашачак. Фильм төшерү эшләре 27-нче номерлы гимназиядә, шулай ук шәһәрнең башка урыннарында барачак.
Проектның уникальлеге шунда: актерлар әзер сценарийлар буенча уйнамый, алар өчен махсус сценарий языла. Чөнки балалар - профессиональ актерлар түгел. Барлык сценарийларда да мавыктыргыч сюжет һәм әхлакый кыйммәтләр ята. Кино балалар һәм яшүсмерләрнең дөньяга мөнәсәбәтен һәм рухи кыйммәтләрен формалаштыруга зур йогынты ясый.