Төркиянең Милли китапханәсендә Татарстан турында фотокүргәзмә ачыла

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе

11 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Әнкарә шәһәрендәге Төркия Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында Татарстан турында фотокүргәзмә ачыла. Экспозициядә ТЮРКСОЙ илләре фоторәссамнарының 100 иң кызыклы кадры куелачак.

Күргәзмәдә 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителәчәк Казан, борынгы Болгар, Свияжск һәм Алабуга калалары күренешләрен, шулай ук Тукай Елының (2011) иң истәлекле вакыйгаларыннан фотосурәтләр һәм ТЮРКСОЙның Татарстандагы һәм Төркиядәге чаралары елъязмасын күрергә мөмкин булачак.  

Күргәзмәне ачу чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры  Эртугрул Гюнай, ТЮРКСОЙ Генераль секретаре  Дюсен Касеинов, Әнкарәдәге дипломатик миссияләр вәкилләре,  рәсми затлар катнаша.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International