Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Казан шәһәренең мәктәп театрлары фестивале тәмамланды

2012 елның 7 декабре, җомга

6 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Казан шәһәренең мәктәп театрлары фестивале тәмамланды. Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләрне берничә дистә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең үзешчән театр коллективлары  тәкъдим итте.

Мәртәбәле жюри составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров, күренекле артистлар, язучылар, режиссерлар кергән иде.

Пьесалар татар телендә булса да, сәхнәдә төрле милләт егетләре һәм кызлары чыгыш ясады. Алар дәүләт теле булган татар телен бик яхшы үзләштергәннәр.

Элемтә өчен телефоннар: 237 97 88, 8197 264 11 98.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International