2012 елның 22 ноябрендә күренекле опера җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зөләйха Хисмәтуллинаның (1922-1994) тууына 90 ел тулды.
Җырчы юбилеена багышлап 9 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Дж.Пуччининың «Мадам Баттерфляй» спектакле күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте