2012 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге татар телендә Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы эшен дәвам иттерде.
22-23 ноябрьдә Казанда сайлап алу уеннары узды.
Уенның финалына түбәндәге командалар чыкты:
|
№№ |
Район |
Команда исеме |
|
1. |
Аксубай |
«Сөбхан Алла» |
|
2. |
Әлмәт |
«Шүрәле» |
|
3. |
Баулы |
«Аннан-моннан төркеме» |
|
4. |
Буа |
«Буа байлары» |
|
5. |
Саба |
«Чын егетләр” |
|
6. |
Мамадыш |
«Олтек» |
|
7. |
Балык Бистәсе |
«Алтын балык» |
12 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Ак Барс» мәдәният үзәгенең концерт залында йомгаклау уены була.
Уенның темасы: «Акча - аккош: муенын суза да очып китә».
Уен түбәндәге конкурслардан тора:
1.Командаларның сәламләве;
2.Командаларның “тел язуы”;
3.Музыкаль конкурс;
4.Өй эше.
Жюри составына күренекле татар язучылары, шагыйрьләре керә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 292- 00 -39, 292-30-73
Хөрмәтле журналистлар! 264 73 98 телефоны һәм prtatar@yandex.ru электрон адресы буенча аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте