XII Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары фестивале йомгаклары Г.Камал исемендәге театрда игълан ителәчәк

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Камал театрында XII Төбәкара «Идел йорт» театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалачак. Фестиваль К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган .

Фестивальгә йомгак ясау түбәндәгечә узачак:

I өлештә фестивальдә җиңү яулаучыларны бүләкләү булачак.

II өлештә фестивальнең Гран-при бүләгенә лаек булган халык театры спектакле күрсәтеләчәк. 

Хөрмәтле журналистлар!  264 73 98 телефонына шалтыратып һәм  prtatar@yandex.ru электрон адресына язып аккредитация узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International