Татарстанның Табигать тарихы музее «Пилигрим» («Сәйях»)дип аталган табигать фәннәре түгәрәге эшендә катнашырга чакыра. 7 декабрьдә 14.00 сәгатьтә музейның лекцияләр залында «Кембрий чорындагы шартлау һәм яңа тормышның башлануы» дигән темага дәрес уздырылачак.
Мәгълүмат өчен: (843) 567-80-37.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте