4 декабрьдә “Укытучылар йорты”ның кече залында Надежда Кислованың “Гармония законы” дигән шигырьләр җыентыгын укучыларга тәкъдим итү булды.
Иҗади очрашу авторның укучылары белән ихластан әңгәмә коруы рәвешендә барды. Шагыйрә үзенең дөньяга карашы, фикерләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. Кислова тормышта кеше белән булган барлык хәлләрне гармония законына нигезләнеп аңлата.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте