2013-2016 елларга «Мирас-Наследие» озак вакытлы максатчан программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 16 ноябрендәге 999 номерлы карары нигезендә расланган.
Программаның максаты – дәүләтнең мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү, гражданнарның һәм оешмаларның мәдәни кыйммәтләрдән һәм мәгълүмати ресурслардан файдалана алуын тәэмин итү өчен шартлар тудыру.
Программа өстенлекле объектларны (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) һәм мәдәни мирасның аеруча кыйммәткә ия предметларын, хәзерге җәмгыять яшәешендә актив куллану һәм нәтиҗәле файдалану өчен, аларны саклау буенча чараларны алга таба адреслы финанслау зарурлыгына бәйле рәвештә кабул ителә.
Программа нигезендә берничә юнәлештә бурычлар хәл итү каралган:
- мәдәни мирасны өйрәнү һәм популярлаштыру;
- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең) дәүләт тарафыннан саклануын тәэмин итү;
- мәдәни мирасның сакланышын тәэмин итү;
- музей һәм архив фондларын туплауны дәвам итү.
Мәдәни мирасны өйрәнүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар системасы нигезендә яңа технологияләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү, комплекслы фәнни тикшеренүләр, фәнни әдәбият бастырып чыгару, конференцияләр һәм күргәзмәләр уздыру каралган. Татарлар тупланып яшәгән урыннарда халыкның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен ачыклау һәм өйрәнү эшләре дәвам иттереләчәк. Әлеге эш юнәлеше шулай ук мәдәни объектларга кагылышлы белешмәләр базасы һәм мәгълүмати сервислар булдырырга, навигация системасына кертелгән туристик маршрутларда тарихи территорияләр һәм истәлекле урыннар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мәдәни мирас объектларының, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең дәүләт тарафыннан саклануын тәэмин итү һәйкәлләр территорияләренең чикләрен билгеләүне, саклау зоналары проектларын эшләүне, мәгълүмати язмалар һәм билгеләр куюны, шулай ук тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә мониторинг уздыруны күздә тота.
Мәдәни мирасның сакланышын тәэмин итүгә күчемсез һәйкәлләрне төзекләндерү һәм реставрацияләү, проект документларын әзерләү, проект документларына дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы уздыру, мәдәни мирасны коткаруга юнәлдерелгән археология эшләре, музей һәм архив фондына кергән әйберләрне, борынгы кулъязмаларны һәм сирәк китапларны реставрацияләү, сакланудагы сирәк һәм кыйммәтле әйбер берәмлекләрен цифрлау, мәдәни хәзинәләр саклана торган биналарда куркынычсызлыкның комплекслы системасын булдыру керә.
Музей һәм архив фондларын тулыландыру бурычына аеруча кыйммәтле әйберләрне һәм коллекцияләрне сатып алу, аеруча кыйммәткә ия булган архив документларының төп нөсхәләрен яисә күчермәләрен ачыклау һәм сатып алу керә.
Программа нигездә Татарстан Республикасының иң әһәмиятле туристлык маршрутларында урнашкан мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауга, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни-тарихи мирасы булып торучы мәдәни кыйммәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән.
Программаны гамәлгә ашыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.
Программа чараларын финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан башкарыла. Программа кысаларында һәр ел саен муниципаль берәмлекләргә аларның заявкалары буенча җирле (муниципаль) әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә уртак финанслау өчен субсидияләр бүлеп биреләчәк.
Финансларны уңышлы бүлү өчен мониторинг йомгаклары һәм программаны үтәүчеләрнең үз тәкъдимнәре нигезендә һәр календарь елга программаны гамәлгә ашыру чаралары исемлеген төзү тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта 2013 елга каралган программаны гамәлгә ашыру чаралары исемлеге төзелде һәм килештерүгә җибәрелде.