«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Табигать тарихы музее белән берлектә Яңа ел маҗараларына чакыра

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

2012 елның 22 декабреннән 2013 елның  6 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Табигать тарихы музеенда «Яңа ел маҗаралары яки Кыш бабайның югалган таягын эзләгәндә» дигән программа була.   

Маҗаралы вакыйгаларда катнашучылар Кыш бабай белән бергәләп аның югалган таягын эзләргә чыгачаклар. Аларны конкурслар, биремнәр, бүләкләр һәм, әлбәттә, чыршы-сылукай көтә. 

Сеанслар 11.00 һәм 13.00дә уза.

Мәгълүмат өчен: (843) 5-67-80-35, (843) 5-67-80-37.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International