Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Без тумыштан ирекле һәм тигез!» дигән күргәзмә ачыла

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә «Без тумыштан ирекле һәм тигез! » дигән күргәзмә ачыла. Экспозиция Кеше хокуклары Көне уңаеннан оештырыла.  

Күргәзмә материалларында кешелекнең азатлык һәм тигезлек даулап узган юлы чагылыш таба. Анда кеше хокукларының барлыкка килүе – кеше хокуклары концепцияләренең, халыкара рәсми кәгазьләрнең тәүгеләре, Россиядә һәм бөтен дөньяда хокук яклау хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы турында сөйләүче китаплар куелган.  

Мәгълүмат өчен: (843) 238-79-00.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International