8 декабрь көнне К.Тинчурин театрында иҗади конкурска нәтиҗә ясала

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале барышында мәктәп укучылары арасында (5-11 сыйныфлар) иҗади бәйге игълан ителгән иде.       

Танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Ул үсеп килүче буынны татар милли сәнгате белән таныштыруны алдагы төп максат итеп куя.

Жюри игътибарына 200ләп инша, 170ләп рәсем, 12 макет тапшырылды.

Конкурс дүрт этапта уздырылды. 22-23 ноябрь көннәрендә мәртәбәле жюри иҗади эшләргә нәтиҗә ясады.

Шул уңайдан 8 декабрьдә конкурсның йомгаклау чарасы буларак музыкаль кичә үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон:   236-66-89

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International