Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Эстамп» дигән күргәзмә ачылачак

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

Күргәзмә 5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә ачыла, аларда училище студентларының линогравюра техникасында башкарылган эшләре куелачак.  Мондый күргәзмә беренче тапкыр уздырыла.  

Училище укытучысы һәм директоры Ольга Гыйльметдинованың шәкертләре үз эшләрендә графиканың төрле ысулларын файдаланалар, ә басма-һөнәрханәләре барлыкка килгәч, линогравюра техникасын да үзләштерә башладылар.  

Күргәзмәдә былтыр училищены бетереп чыккан укучыларның диплом эшләре күрсәтеләчәк.

Адресы: Мөштәри, 16.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International