С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры концерты була

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының  «Татар җыры, татар моңы - татар хоры» дигән абонемент концерты була.

Концерт программасында  С.Габәши, Ш.Шәрифуллин, М.Макаров, Л.Батыр-Болгари, Г.Кашапов, Р.Мөхетдинова музыкасы, Г.Тукай шигырьләре, В.Коротков һәм Р.Сәлимов аранжировкалары яңгыраячак.

Концертта Татар дәүләт филармониясенең Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле, «Казан Егетләре» төркеме, халык, эстрада җырларын, джаз композицияләрен башкаручы Алинә Шәрипҗанова, җырчы Филүс Каһиров, татар халык уен коралларында уйнаучы Рөстәм Вәлиев, күренекле джаз-пианист Андрей Руденко, гитарачы Данис Щербаков һ.б. чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International