29 февраль көнне «Казан» гаилә үзәге янында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кышны озату бәйрәменә чакыра.

2020 елның 29 февралендә Казанда  славян мәдәниятенең “Май чабу” бәйрәме узачак. «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар, иҗат коллективлары, рус фольклор ансамбльләре, шулай ук Петрушка театры катнашында бәйрәм концерты булачак. Казан халкы һәм башкала кунаклары борынгы уеннар һәм конкурслар  программасында, халык биюләре һәм җырларын башкару, курчаклар  һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша алалар.

Кечкенәләр өчен призлар уйнату, такмаклар конкурсы белән күңел ачу-уен программасы әзерләнгән. Бәйрәм кунакларын борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак, кабартма һәм прәннек белән сыйлаячаклар. Бәйрәм ахырында Карачкы яндыру була.

Бәйрәмне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты.

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Адресы: Казан шәһәре, «Казан» гаилә үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International