4 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрында «Татар моңы» IV халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты уза.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, «Яңа гасыр» ТРК ачык акционер җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Салават» эстрада театры.
Хөрмәтле журналистлар! Массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитациясе 264 73 98, 8919 639 00 59 телефоннары һәм prtatar@yandex.ru электрон адресы буенча уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте