Бүген, 30 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованың юбилей кичәсе була.
Программада: «Камал театры артистлары җырлый» циклыннан Фирая Әкбәрованың музыкаль дискын тәкъдим итү; Айгөл Хәйри, Салават Фәтхетдинов чыгышлары, спектакльләрдән өзекләр, шулай ук, театр артистлары башкаруында «Бөрлегән» һәм «Кияү» легендар биюләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте