К.Тинчурин исемендәге VI классик драматургия фестивале вакытында урта мәктәп укучылары арасында конкурс игълан ителгән иде

2012 елның 30 ноябре, җомга

Конкурс Татарстан Республикасы мәктәпләренең 5–11 сыйныф укучылары арасында игълан ителде. Ул Кәрим Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырыла. Конкурсның төп максаты – яшь буынны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, балаларда Кәрим Тинчурин иҗатын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгариф учреждениеләрендә әхлакый һәм эстетик  тәрбия бирүне көчәйтү, яшь буынны милли мәдәнияткә якынайту.  

Быел конкурс дүрт этапта оештырылды. Беренче этап республика мәктәпләрендә (21 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр), икенчесе -  муниципаль дәрәҗәдә (20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр) уздырылды, ә өченче республика этабы К.Тинчурин исемендәге театрда узачак. 18 – 20 ноябрьдә заявкалар кабул ителде, 22-23 ноябрьдә Тинчурин театрында иҗат эшләрен тикшерү булачак. Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 8 декабрьгә билгеләнгән.

Элемтә өчен мәгълүмат: 236-66-89.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International